Россиянең мәгариф министрлыгы төбәк мәгариф идарәсе матбугат сәркатипләре өчен Бөтенроссия семинары үткәрә

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

2025 елның 10 декабреннән 13 декабренә кадәр Мәскәүдә «Мәгариф системасының матбугат сәркатибләре өчен бөтенроссия семинары» белем бирү чарасы узачак. Оештыручылар - Россия Мәгариф министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгының агарту инициативалары үзәге һәм "Машук" Белем үзәге. Чарада бөтен илдән 150 дән артык белгеч катнашачак.

Семинарның беренче эш көнендә РФ мәгариф министры Сергей Кравцов чыгыш ясаячак.

Чара заманча коммуникацияләр өлкәсендә матбугат сәркатипләренең компетенциясен күтәрү, бердәм мәгълүмати киңлек булдыру, уңышлы практикалар алмашу, кризиска каршы күнекмәләрне үстерү максатларында уздырыла.

Семинарның икенче көнендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Тышкы коммуникацияләр һәм референтура департаменты директоры Ирина Шилкинаның чыгышы, шулай ук РФ Мәгариф министрлыгыннан Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International