Казанда педагогик осталык республика конкурсы финалы узды

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында балаларга өстәмә белем бирү системасының уникальлекне саклап калу һәм алга таба камилләштерү, өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы учреждениеләрнең педагоглар статусын һәм белем бирү ролен күтәрү, баланы тәрбияләү, укыту һәм иҗади үстерү максатларында, 10 декабрьдә “Арктур” балаларга өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсының финалы булды. Чара Казан шәһәренең Киров районындагы «Сәләт» балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә узды.

Чара “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Биш номинация буенча узган финалда республиканың җиде муниципаль районыннан - Арча, Түбән Кама, Спас, Теләче, Ютазы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән унсигез җитәкче һәм укытучы катнашты.

Конкурста сайлап алу йомгаклары җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләде, һәркайсына дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International