РУВИКИ энциклопедиясе Сферумда барлыкка килде

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

МАХ милли мессенджерында Сферум мәгариф киңлегендә кулланучыларга РУВИКИ интернет-энциклопедиясенә керү мөмкинлеге булдырылды. Аның ярдәмендә укытучылар, укучылар һәм аларның ата-аналары кызыксындырган сорауларын бирә һәм аларга энциклопедиянең верификацияләнгән материаллары нигезендә формалаштырылган тиз һәм киңәйтелгән җаваплар ала алалар. Аңардан файдаланыр өчен, Сферум пространствосы эчендә "Сервис"ны сайларга һәм "РУВИКИ ярдәмчесе" чат-ботын эшләтеп җибәрергә кирәк.

"РУВИКИ ярдәмчесе" интеграциясе – уку буенча теләсә кайсы сорауга төгәл җавап алуның гади һәм уңайлы ысулы. Махсус Сферум өчен без өстәмә рәвештә яшь фильтрларын һәм кулланучыларны яклау механизмнарын карадык. Без платформа белән хезмәттәшлек итүебезгә бик шат», - дип билгеләп үтте РУВИКИ генераль директоры Владимир Медейко.

Чара «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проектының максатлары һәм бурычлары нигезендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International