«Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең тормыш иминлеге фәнни үзәге» бүлегенең аерымланган структур бүлекчәсе тарафыннан оештырылган студентлар фәнни-тикшеренү эшләре конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурс Татарстан Республикасының югары уку йортларында көндезге формада укучы студентлар арасында үткәрелә һәм яшьләрнең фәнни потенциалын үстерүгә, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге тикшеренүләргә кызыксынуны стимуллаштыруга һәм яшь тикшеренүчеләрнең фәнни мәдәнияте дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Конкурс, иң яхшы проектларны алдан сайлап алуны һәм финалны да кертеп, өч этапта үтте. Конкурсның йомгаклау этабында студентлар «Юлларда тормыш иминлеге» номинациясендә сайлап алуны уңышлы үткән эшләрен тәкъдим иттеләр. Алар арасында Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты командасы да бар иде, команданы физик культура һәм спорт факультетының 191 төркеменнән Василий Волков (фәнни җитәкчесе - педагогика фәннәре кандидаты, табигый фәннәр кафедрасы доценты Гүзәлия Равил кызы Әхтәмова) һәм педагогика һәм психология факультетының 312 төркеме студенты Зиннурова Елена (фәнни җитәкчесе - биология фәннәре кандидаты, шул ук кафедра доценты Әлфия Рәдиф кызы Хәсәнова)тәкъдим итте.
Конкурс нәтиҗәләре тәкъдим ителгән тикшеренүләрнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Фәнни проектларны гаммәви яклау нәтиҗәләре буенча, Василий Волковның «Инновационные подходы к обучению детей и подростков методам оказания первой помощи при дорожно-транспортных происшествиях» темасына эше жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде һәм I дәрәҗә дипломга лаек булды. Әлеге проект социаль әһәмиятлелеге һәм республикабыз юлларында вәзгыятьне яхшыртуга потенциаль кертеме аркасында аеруча игътибарга лаек.