Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында Мәгариф һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләргә идарәнең төбәк органнары матбугат хезмәтләре вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды. Чара мәгариф идарәсенең төбәк органнары матбугат сәркатипләре өчен Бөтенроссия семинары кысаларында узды. Рәхмәт хатларын Россия Мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин һәм Россия Мәгариф министрлыгының Тышкы коммуникацияләр һәм референтура департаменты директоры Ирина Шилкина тапшырды.
Россия Мәгариф министрлыгы эшчәнлеген иң яхшы яктырткан өчен бүләкләр алучы 10 төбәк арасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы бар.
Искәртеп узабыз, мәгариф системасының матбугат сәркатибләре өчен Бөтенроссия семинары Мәскәүдә 10-13 декабрьдә уза. Аны оештыручылар Россия Мәгариф министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгының агарту инициативалары үзәге һәм "Машук" Белем үзәге. Чарада бөтен ил буенча 150 дән артык белгеч катнашты.