Конституция көне алдыннан Казан укучылары Россия Дәүләт Думасында булдылар

2025 елның 12 декабре, җомга

Конституция көне алдыннан Казан укучылары делегациясе Россия Дәүләт Думасында булды. "Движение Первых" активистлары һәм "Городское управление" 107 нче гимназиясенең профильле сыйныф укучылары өчен парламентның түбән палатасына экскурсияне РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон оештырды.

Укучылар Россиядә парламентаризм барлыкка килү тарихы һәм закон чыгару хакимияте эше белән таныштылар. Балалар сәяси фракцияләр бүлмәләрендә булдылар, депутатлар эшенең ничек оештырылуын күрделәр, кунаклар  балконында булдылар һәм пленар утырышның барышын карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International