Киләсе шимбәдә, 20 декабрьдә, шәһәрнең яшүсмерләр клубларында "Бергә" проекты кысаларында яңа ел гаилә мастер-класслары сериясе узачак. Казанлылар чыршы уенчыклары, шәмдәл һәм веноклар ясый, агач даганы бизи, актерлар осталыгы буенча дәрескә килә һәм башка бик күп чараларда катнаша алачак.
«Феникс» клубында (Восстание ур., 38) винтаж стилендә чыршы уенчыклары ясарга мөмкин булачак.
11:00 сәгатьтә «Алтын кул» клубында макраме буенча дәресләр оештырыла (Гарифьянов ур., 34). Яңа ел сабыны әзерләү буенча мастер-класс «Энергетик» клубында (Гудованцев ур., 45а) узачак.
«Алга» клубында агач дага бизәргә чакыралар (Хөсәен Мәүлетов ур., 21). «Яшьлек» клубында (Годовиков ур., 16) узачак дәресләрдә катнашучылар яңа ел декорын агачтан һәм фанердан әзерләячәкләр.
«Ритм» клубында (Кутузов ур., 10а) шәһәр халкы бисердан беләзек ясый алачак. Ә «Крылатый» клубында (Побежимов ур., 17) фоамираннан чыршы уенчыгы ясау дәресе узачак.
«Зазеркалье» клубында (Декабристлар ур., 131) һава пластилиныннан яңа ел магнитлары әзерләү буенча мастер-класс булачак.
Барлык активлыкларда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.