РФ Мәгариф министрлыгы конфликтлы ситуацияләрдә укытучыларның гамәлләре буенча инструкцияләрне раслады

2025 елның 12 декабре, җомга

11 декабрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри намусын һәм абруен яклау буенча чираттагы утырышы узды. Анда Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.

Утырышта шулай ук Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова да катнашты.

"Конфликтлы очрак килеп чыкканда укытучылар өчен инструкцияләрне раслау - мөһим карар, бу төбәкләрдә озак көтелгән документ. Ул укытучыларга һәм җитәкчеләргә катлаулы ситуацияләрдә конкрет, аңлаешлы гамәлләр алгоритмын бирә, аларның һөнәри өстенлекләрен чыннан да яклый һәм игътибарны төп - балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга юнәлдерергә мөмкинлек бирә. Бу укытучы абруен ныгытуда җитди адым ", - дип ассызыклады Лилия Гомәрова.

Инструкцияләр укытучылар өчен конфликтлы вәзгыять туганда билгеле бер тәртип бирә: килеп туган инцидентларны җайга салу өчен укытучы  һәм административ хезмәткәрләргә үзләрен ничек тотарга һәм киләчәктә мондый хәлләрне булдырмас өчен укучылар өчен имин шартларны ничек  тудырырга кирәклеген.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International