Сергей Кравцов мәгариф системасының матбугат сәркатибләре өчен Бөтенроссия семинарын ачты

2025 елның 12 декабре, җомга

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов 11 декабрьдә мәгариф системасының матбугат сәркатибләренең Бөтенроссия семинарында катнашучылар алдында чыгыш ясады. Ул бердәм белем бирү тирәлеген ныгыту эшенең нәтиҗәләре һәм бу эшчәнлекне мәгълүмати тәэмин итүнең мөһимлеге турында сөйләде. Чараны Россия Мәгариф министрлыгы, мәгърифәтчелек инициативалары үзәге һәм «Машук» Белем үзәге оештырды.

Үзенең сәламләү сүзендә Сергей Кравцов заманча мәгариф системасының совет елларында эшләнгән иң яхшы методика һәм инструментларны мирас итеп алуына игътибар итте.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, узып баручы ел Россия мәгариф системасы өчен уңышлы булды. 2025 елның 1 сентябреннән төп документ - Россия Мәгариф министрлыгының 704 номерлы боерыгы гамәлдә. Анда белем бирү эчтәлеге һәм сыйфаты критерийлары, 1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр укучыларга уку йөкләнеше ачык формалаштырылган.

Ахырда Сергей Кравцов матбугат сәркатибләренә региональ массакүләм мәгълүмат чаралары белән ныклы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр, шулай ук мәгариф системасына һәм аның элементларына дөрес мөнәсәбәт булдырган өчен рәхмәт белдерде.

«Мәгарифне цифрлы трансформацияләү һәм регионнар үсешенең коммуникация стратегияләре» пленар утырышында катнашучылар коммуникация сәясәтенең стратегик приоритетлары турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International