Казанда «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» укыту предметы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы» республика конкурсына йомгак ясадылар. Ярыш финалы 11 декабрьдә Киров районының 189 нчы “Заман” күппрофильле гимназиясе базасында узды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә оештырган конкурс бөтен республикадан 37 педагог җыйды. "Урок" сынаулары нәтиҗәләре буенча жюри "Педагогик интервью" та катнашу өчен 12 финалистны сайлап алды.
1 место – Салифов Руслан Александрович, преподаватель-организатор ОБЗР из средней общеобразовательной школы № 5 с углубленным изучением английского языка г. Азнакаево;
1 урын - Сәлифов Руслан Александрович, Азнакай шәһәренең инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 5 нче урта гомумбелем бирү мәктәбеннән ОБЗР укытучысы-оештыручысы,
2 урын - Әмиров Илнур Радик улы, Советлар Союзы Герое Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясенең физик культура һәм ОБЗР укытучысы-оештыручысы ,
3 урын - Егорова Диана Сергеевна, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 170 нче номерлы күппрофильле лицееның ОБЗР укытучысы-оештыручысы.
Конкурс лауреатлары исеменә 35 нче мәктәптән Пакшин Артур Александрович һәм 3 нче Зәй мәктәбеннән Бикмеева Екатерина Сергеевна лаек булды.