Казанда мәктәп хәйрия ярминкәсе узачак

2025 елның 12 декабре, җомга

Татарстан башкаласында 18 декабрьдә мәктәп хәйрия  ярминкәсе узачак. Анда яшь эшмәкәрләр - «Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашучылар үз товарларын һәм хезмәтләрен күрсәтәчәк, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Ярминкә ачык сәүдә һәм демонстрация мәйданчыгы форматында оештырылачак. Килүчеләр мәктәп укучылары продукциясе белән таныша, оригиналь товарлар сатып ала һәм проектлар авторлары белән шәхсән аралаша алачак.

Ярминкәдә эксклюзив бүләк бокслары, авторлык рецептлары, аксессуарлар, бизәнү әйберләре һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.

Сатудан җыелган акчаның бер өлешен "Игелекле Казан" хәйрия коммерцияле булмаган оешмасында  тәрбияләнүче  баланы дәвалауга  тотачаклар.

Хәйрия ярминкәсе 18 декабрьдә 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр «Кидспейс» балалар шәһәрендә узачак, ул «Ак Барс Арена» стадионы секторында урнашкан (Ямашев пр., 115 а йорт). Чарага керү ирекле .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International