Менделеевскидагы химия олимпиадасына бөтен Россиядән 800 дән артык мәктәп укучысы гариза биргән

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Менделеевскида химия һәм химия технологияләре буенча «Менделеев токымы» Бөтенроссия олимпиадасының сайлап алу этабы тәмамланды. Быел анда Россиянең төрле төбәкләреннән 832 укучы катнашты.

Быел Менделеевскида «Менделеев токымы» олимпиадасы өченче тапкыр узачак. Төп мәйданчык Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән  «Менделеев токымы» химия лицее.

Олимпиаданың приз фонды 1,5 млн сумнан артып китә. 2024 елда җиңүчеләр 100 мең сум,  призерлар  30 мең сум акчалата сертификатлар алган. Шундый ук бүләкләр катнашучыларның остазларына да  каралган.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International