Лаеш интернат-мәктәбе укучылары "Равные возможности" Россия милли лигасы финалында җиңү яуладылар

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

10-13 декабрь көннәрендә Мәскәүдә мини-футбол буенча "Равные возможности" Россия милли лигасының финал туры узды. Ярышларда илнең 10 төбәгеннән 30 команда катнашты. Ярышлар «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасының «Балалар спорты» проекты кысаларында уздырыла.

«Яшүсмерләр» категориясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбенең «Рубин» ШСК командасы югары дәрәҗәдә осталык күрсәтте һәм беренче урынны алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International