"Сезне барыбыз да көтәбез": Түбән Кама укучылары сугышчыларга мендәрләр һәм посылкалар җыйдылар

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Түбәнкамалылар фронтка актив ярдәм итәләр һәм уртак эшкә үз өлешләрен кертәләр. 18 нче коррекция мәктәбе укучылары, Химиклар урамындагы гуманитар ярдәм җыю пунктына килделәр һәм мастер-класста катнаштылар.  

Малайлар һәм кызлар үз куллары белән "Барс-15" батальоны сугышчылары өчен мендәрләр тектеләр. 22 нче гимназия укучылары ата-аналары һәм педагоглары белән бергә  хәрбиләр өчен баллы бүләкләр, бензопила һәм башка кирәкле әйберләр сатып алган.

Укучыларның  сугышчыларга беренче тапкыр гына ярдәм итүләре түгел. Алар эшне пөхтә итеп башкаралар. Укытучылар сүзләренчә, мондый эшчәнлек балаларның үзләре өчен дә файдалы - аларда вак моторика, игътибарны көчәйтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International