12 декабрьдә «Россия» Милли үзәгендә «ПРО Образование – 2025» Бөтенроссия журналистлар эшләре конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Татарстаннан килгән катнашучылар ике призлы урын яуладылар. «Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр: буыннан буынга» номинациясендә Яр Чаллы шәһәренең 20 нче номерлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Павел Учиров өченче урынны алды. «Яшьләр : экологик инициативалар» номинациясендә икенче урынны «Минем Казан» порталы мөхәррире Камилә Вилданова алды.
Бүләкләү тантанасына 150 гә якын кеше килде, алар арасында федераль башкарма хакимият органнары, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы оешмалар вәкилләре, танылган мәдәният һәм спорт эшлеклеләре бар. Җиңүчеләргә бүләкләрне РФ Тышкы эшләр министрлыгының Мәгълүмат һәм матбугат департаменты директоры Мария Захарова, Россиянең халык артисты Александр Олешко, язучы Дарья Донцова һәм башка мөхтәрәм кунаклар тапшырды.