11-12 декабрь көннәрендә Мәскәүдә мәктәп китапханәчеләренең I Халыкара форумы узды. Чарада Россия, Беларусь, Абхазия, Әрмәнстан, Көньяк Осетия, Днестр буе Молдава Республикасы, Таҗикстан, Казахстан һәм Кыргызстаннан 1000 гә якын кеше катнашты.
Татарстан Республикасын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү процессын укыту-методик озата бару секторы мөдире Ләйсән Гайфуллина һәм мәктәп педагог-китапханәчеләре арасында бөтенроссия конкурсларының 21 финалисты тәкъдим итте.
«Россиянең иң яхшы мәктәп укытучы-китапханәчесе» конкурсында 100 кешегә кадәр мәктәп категориясендә Евгения Минһаҗетдинова (Костенеев урта мәктәбе) җиңүче булды, призёр - Светлана Иванова (Иштуган мәктәбе). 101-500 кешелек мәктәпләр категориясендә Ләйсән Мөбарәкшина җиңүче (Мамадыш районының 3 нче урта мәктәбе), Зилия Сәхәбетдинова (Олы Нөркәй урта мәктәбе) призёр булды.
Барлык финалистларны һәм җиңүчеләрне лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз! Сезнең уңышларыгыз - Татарстан горурлыгы. Хезмәтегез, һөнәргә һәм балаларга мәхәббәтегез өчен рәхмәт.