2026 елдан Татарстанда укытучыларга торак сертификатлары тапшырыла башлаячак

2026 елның 2 гыйнвары, җомга

Татарстанда «Укытучыга торак сертификаты» гранты гамәлгә куелды. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары ТР хокукый актлары сайтында басылып чыкты.

Грантның күләме 1 миллион сум тәшкил итә. Ел саен ул 50 яшькә кадәрге 3 елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе булган 300 укытучыга яки тәрбиячегә    биреләчәк. Моннан тыш, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ статусына ия булу һәм Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә грант бирелгәннән соң 5 ел эшләү мәҗбүри.

Грант алучыларны чират тәртибендә сайлап алачаклар. Карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International