Татарстан быел дүрт урынына ике фәннн имтихан тапшыру буенча тәҗрибәгә кушылачак. Республикада 51 урта һөнәри белем бирү учреждениесе сайлап алынды, аларда тугызынчы сыйныф укучылары ике имтихан нәтиҗәләре буенча укый алачак. Тиешле документны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бирде.
Әлеге эксперимент кысаларында техникум һәм көллиятләр укырга 4,9 меңнән артык студент кабул итәр дип көтелә. Әмма Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә аныклаганча, һөнәри белем бирү оешмалары һәм экспериментта катнашу өчен тәкъдим ителә торган әзерлек юнәлешләре исемлеге, әлегә якынча.
Әгәр тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы дүрт имтихан нигезендә аттестат алган булса, ул укуын унынчы класста да, көллиятләрдә һәм техникумнарда теләсә нинди белгечлектә дә дәвам итә алачак.
Узган ел ике предметтан ОГЭтапшыру буенча экспериментта Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсе генә катнашты.