Әлмәтнең Полевая урамында урнашкан яңа «Полянка» балалар бакчасын төзү эшләре тәмамланды. Социаль әһәмиятле проект ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм нефтьчеләр ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Гомуми мәйданы 4,2 мең квадрат метр булган яңа өч катлы балалар бакчасы 164 урынга исәпләнгән. Бина заманча стандартлар буенча проектланган һәм сигез төркемгә исәпләнгән, шул исәптән ясле төркемнәре дә.
Район хакимиятендә ачыклауларынча, учреждениене файдалануга тапшыру гыйнвар ахырына планлаштырылган, ә февральдә балалар бакчасы беренче тәрбияләнүчеләр өчен үз ишекләрен ачачак.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру шәһәр мохитенең сыйфатын күтәрүгә һәм гаиләләр өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына тулысынча туры килә.