Татарстанда көнчыгыш телләр буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабы тәмамланды

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

2026 елның 18 - 20 гыйнварында «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен көнчыгыш телләре (гарәп һәм төрек) буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабы узды.

Интеллектуаль ярышларда республиканың 10 муниципаль берәмлегеннән 150 дән артык укучы катнашты: Арча, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама, Нурлат, Сарман, Ютазы районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән.

Анда 40лап укучы катнашкан  гарәп теле буенча олимпиадада  Әлмәт һәм Түбән Кама муниципаль районнарының белем бирү оешмаларыннан 8 һәм 11 сыйныф укучылары  җиңүче булды.

100дән артык укучы катнашкан  төрек теле буенча олимпиадада беренче урыннарны Актаныш муниципаль районыннан һәм Казан шәһәреннән 6, 10 һәм 11 сыйныф укучылары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International