Казанда элементоорганик кушылмалар химиясе буенча V фәнни конференция узачак

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Россия Фәннәр академиясенең А.Е. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында 2026 елның 24 февраленнән 27 февраленә кадәр «Динамические процессы в химии элементоорганических соединений» V фәнни конференциясе узачак. Чара күренекле Россия галиме, академик О.Г. Синяшинның 70 еллык юбилеена багышланачак.

Конференция элементоорганик химия өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрне берләштерәчәк.    Конференция программасында шулай ук академик Синяшинның юбилеена багышланган тантаналы чаралар да каралган.

Катнашу өчен 15 февральгә кадәр теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International