Татарстанның мәгариф оешмалары укучыларны патриотик тәрбияләүгә аерым игътибар бирәләр. Мәктәпләрдә «Мөһим сөйләшүләр», Россия һәм Татарстан дәүләт флагларын күтәрү тантаналары үткәрелә, дәүләт гимннары яңгырый.
Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина Татарстанда “Бердәм Россия” халык программасы комиссиясе утырышында әйтте. Чара Казанда узды, аны комиссия рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова үткәрде.
Республикада “Беренче Хәрәкәте”нең 1 703 беренчел бүлекчәсе эшли, анда 295 меңнән артык катнашучы кергән.
Патриотик тәрбия «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.