Татарстан Республикасында 170 мәгариф объекты ремонтланачак

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 170 объект ремонтланачак. Объектлар «Гаилә» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектларына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 4 республика программасына керә.

Бу хакта шимбә киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Киңәшмәгә гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.

Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, капремонт программасына 61 мәктәп һәм 2 балалар йорты кертелгән. Шулай ук 67 азык-төлек блогы, 23 балалар бакчасы, 8 ресурс үзәге, 8 тулай торак төзекләндереләчәк.

Бүгенгә 13 мәктәпкә һәм бер балалар йортына капиталь ремонт эшләре 6%ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International