Россиянең 43 төбәгендә "Профессионалитет “ның 95 яңа кластеры ачылачак

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Россия Федерациясенең 43 субъектында «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында тагын 95 мәгариф-җитештерү кластеры булдырылачак. Алар 20 юнәлеш буенча кадрлар әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта вице-премьер Дмитрий Чернышенко һәм мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы.

Чернышенко билгеләп үткәнчә, проект предприятиеләр ихтыяҗларына юнәлтелгән белгечләр әзерләү системасын төзергә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта 86 төбәктә 506 кластер эшли. 2026 елда проектка 43 төбәктән тагын 95 кластер ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International