Татарстан мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә 16-28 февральдә “Хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватаныбызны данлыйбыз!” дигән парламент дәресләре уза. Ул Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган.
Республика мәктәпләре укытучы лары, проектның башлануын шәрехләп, аның яшьләргә хокукый белем һәм патриотик тәрбия бирү өчен әһәмиятен билгеләп үттеләр. Алар фикеренчә, парламент дәресләре мәктәп укучыларында һәм студентларда актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә.
Парламент дәресе - 2009 елдан гамәлгә ашырыла торган Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты. Быел ул 18 нче тапкыр уза.
Проект кысаларында 2026 елның 2 февраленнән 31 мартына кадәр укучыларның иҗади эшләре (рәсемнәр, иншалар, эссе, видеороликлар, проектлар) һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурсы уздырыла. Йомгаклар апрель аенда ясалачак, бүләкләү гадәттәгечә парламент бинасында узачак.