13 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы базасында һәм 16 февральдә Лаеш техник-икътисадый техникумында Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасының төбәк этабы узды. Татарстан Республикасының 45 муниципаль районыннан килгән командалар 4 юнәлеш буенча көч сынашты.
Җиңүчеләрне һәм аларның остазларын котлыйбыз һәм финал этабында уңышлар телибез, ул 11 марттан 13 мартка кадәр Пермь шәһәрендә узачак!