Буа ветеринария техникумы студентлар отрядлары конкурсының көмеш призеры булды

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

16 февральдә Дәүләт Думасында депутат Михаил Киселёв инициативасы белән ил икътисады өчен кадрлар әзерләү системасында Россия студентлар отрядларының (РСО) роле һәм мәшгульлекне законнар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча конференция узды.

Россия студентлар отрядлары көне алдыннан Татьяна Голикова һәм Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков студентлар отрядында катнашучылар белән очрашты.

Һөнәри белем бирү оешмалары арасында студентлар отрядлары эшчәнлеген оештыруның иң яхшы практикасы номинациясендә Буа ветеринария техникумының студентлар отряды штабы 2 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International