14-15 февральдә Казан республикабызның барлык почмакларыннан яшь талантларны кабул итте. Катнашучылар арасында Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре дә бар иде. Үз сәләтләрен күрсәтү аларның күңелләренә шатлык һәм илһам өстәде.
"Fashion kids" проекты Ильвина белән Алинә алдында мода һәм иҗат дөньясына ишекләрне ачты. Проект йолдызы - Ильвина белән Алинә - үз рольләрен искиткеч башкардылар һәм тамашачыларның күңелләрен яуладылар.