«Хезмәт белән өйрәтү. Беренчеләр» 2026 елның сентябреннән 10-11 сыйныф укучылары өчен "Индивидуаль проект" мәктәп предметы эчтәлегенә керәчәк. Элегрәк ул дәрестән тыш эшчәнлек форматында тормышка ашырыла иде. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр.
Мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, хәзерге укучы өчен уку гына түгел, ә аларны гамәлдә куллана белү дә мөһим. Аның сүзләренә караганда, программа нәкъ менә шушы өлешне көчәйтәчәк, үсмерләргә үз сәләтләрен ачарга, иҗтимагый файдалы инициативаларда катнашырга һәм һөнәри үзбилгеләнештә беренче адымнар ясарга ярдәм итәчәк.
Проектларда катнашкан өчен мәктәп укучыларына 25 волонтерлык сәгате бирелә. Хәзерге вакытта программа Россиянең 30 сынау төбәгендә 1,5 меңнән артык мәктәп һәм көллиятне колачлый.