КНИТУ-КАИның физика-математика факультеты базасында мәктәп укучылары өчен зур Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этаплары сериясе узды. Сүз физика буенча «Росатом» мәктәп укучыларының тармак физика-математика олимпиадасы, шул ук математика олимпиадасы һәм физика буенча мәктәп укучыларының инженер олимпиадасы турында бара.
Олимпиаданы оештыручылар НИЯУ МИФИ һәм «Росатом»дәүләт корпорациясе. Олимпиаданың төп максаты-инженер-техник һәм физика-математика юнәлешләренә йөз тоткан талантлы укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Җиңүчеләргә һәм призерларга илнең әйдәп баручы техник югары уку йортларына кергәндә ташламалар каралган, БДИ буенча 300 баллга кадәр җыю мөмкинлеге бирелә.