Казанда география буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

2026 елның 13 февраленнән 16 февраленә кадәр Татарстан Республикасында география буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Интеллектуаль ярыш республиканың 35 муниципаль районыннан 300 гә якын яшь географны берләштерде.

Катнашучыларның географиясе киң - Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга, Лениногорск, Арча, Биектау, Лаеш, Питрәч, Саба, Спас һәм Татарстанның башка районнарыннан.

Чара "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты кысаларында уздырыла, ул үсеп килүче буынның интеллектуаль потенциалын ачуга һәм талантлы яшьләргә үз хыялларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International