«Белем. Геройлар" мультимедияле күргәзмә 19 февральдә 12:00 сәгатьтә Казанда "Россия - минем тарих" тарихи паркында ачылачак. Проект Россия «Белем» җәмгыяте тарафыннан гуманитар проектлар фонды - тарихи парклар челтәренең федераль операторы белән берлектә әзерләнгән. Ел дәвамында экспозицияне ил буенча 24 паркта күрсәтәчәкләр.
Проект Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгына багышланган. Күргәзмә цифрлы форматта эшләнгән: махсус операция зонасыннан визуаль тарихлар һәм документаль материаллар вакыйгаларның масштабын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә. Казанда экспозиция 2026 елның 19 февраленнән 21 мартына кадәр эшләячәк. Эш сәгатьләре - 10:00дән 19:00гә кадәр, дүшәмбе ял көне. Керү ирекле.