2025-2026 уку елында технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

15 февральдә Идел буе университетында технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабына йомгак ясалды. Биш көн дәвамында, 11-15 февраль көннәрендә, Татарстан Республикасының 22 районыннан 119 талантлы мәктәп укучысы үз белемнәрен һәм практик күнекмәләрен күрсәтте.

Олимпиада өч турдан торды: теоретик, гамәли һәм проектларны яклау. Катнашучылар ике профильдә ярыштылар. Ярыш йомгаклары буенча республиканың сигез муниципаль берәмлегеннән: Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Кукмара, Түбән Кама һәм Спас районнарыннан җиңүчеләр билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International