Тантаналы чара 16 февральдә «Созвездие — Йолдызлык» театрында узды. Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.
Татарстанда яшь талантларга ярдәм итүнең тулы бер экосистемасы: стипендияләр, премияләр, грант программалары, конкурслар булдырылды. Бу фәнни-технологик потенциалны гамәлгә ашырырга, үсәргә, тәҗрибә алмашырга һәм фәндә уңышлы карьера булдырырга мөмкинлек бирә.
Бүләкләрне «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме - 2025» конкурсы лауреатлары һәм башкалар алдылар.Бүләкләү тантанасы Россия Президенты тарафыннан 2031 елга кадәр игълан ителгән Фән һәм технологияләр унъеллыгын уздыру кысаларында узды.