17 февраль- Россия студентлар отрядлары көнендә, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан Республикасында иҗтимагый ярдәм штабы булачак абитуриентлар өчен ел саен уздырыла торган “Мәгариф - 2026 (югары белем)” форумы үткәрде. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәйданчыкта Казанның 15 нче мәктәбе һәм 35 нче "Галактика" лицее укучылары - якын араларда һөнәр сайларга һәм алга таба кая укуларын билгеләргә туры киләчәк өлкән сыйныф укучылары җыелды.
Форумны Штаб җитәкчесе урынбасары Анастасия Исаева ачты. Ул укучыларны сәламләп мәйданчыкның эшен тәкъдим итте һәм «Люди, которые строят себя» студентлар хезмәт отрядлары күргәзмәсенә старт бирде.