Казан федераль университеты (КФУ) белгечләре Кытай хезмәттәшләре белән берлектә бодай орлыкларын каплау һәм аларның чыгышын яхшырту өчен селен нанокисәкчәләре булган суспензион препарат эшләгәннәр. Ул үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган инде.
Орлыкларны чәчү алдыннан эшкәртү авыл хуҗалыгы культураларының продуктивлыгын арттыруның иң уңайлы һәм икътисадый яктан акланган ысулларыннан берсе . Препарат ясау өчен авторлар селенның нанокисәкчәләре һәм биополимер белән катнаштырылган табигый балчыклы наноторбалар (галлуазит) нигезендә суспензияне файдаланганнар.
Эксперимент нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 12 көн эчендә орлыктан тишелгән бодайның үсентеләре 28 %ка күбрәк, ә тамырлары 44 %ка, контроль төркем белән чагыштырганда, озынрак булган. Микроэлемент бодай үсүгә уңай тәэсир иткәнлектән, галимнәр уңышның шулай ук арта баруын көтә.
Тикшеренүчеләр бөртекле культуралардан тыш препарат киләчәктә яшелчә һәм җиләк-җимеш орлыкларында да кулланыла ала, дип фаразлый.