Татарстан Республикасында «Ел остасы - 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына старт бирелде

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

«Ел остасы» урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия конкурсы 2021 елдан бирле уздырыла һәм мәгариф өлкәсендә алдынгы идеяләрне популярлаштыру, аеруча перспективалы педагогик тәҗрибәләрне өйрәнү һәм гамәлгә кертү, шулай ук педагогик һөнәрләрнең абруен күтәрү өчен мәйданчык булып тора.

Татарстан Республикасында 2026елның 20 февраленнән 27 мартына кадәр «Ел остасы» урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уза.

Анда 2026елның 6 февраленнән 20 февраленә кадәр уза торган сайлап алу этабын уңышлы үткән педагоглар катнашачак.

2026 елның финал сынаулары сентябрь ахырында узачак, җиңүченең исеме 2 октябрьдә, урта һөнәри белем көнендә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International