Россия Мәгариф министрлыгы педагогик вузларга керү кагыйдәләрен үзгәртәчәк: профильле юнәлешләр абитуриентларына сайланган предмет буенча БДИ тапшырырга туры киләчәк. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте диелә"РИА Новости" да.
Приказ нигезендә «математика», «физика/астрономия», «информатика», «химия», «биология», «рус теле» педагогик юнәлешләренә укырга кергәндә җәмгыять белеменнән БДИ тапшыру мәҗбүри дип саналмаячак. Аның урынына абитуриентларга профильле предметны тапшырырга кирәк булачак.