15-18 февральдә Татарстан Республикасында Бөтенроссия олимпиадасының француз теле буенча төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы уңышлы узды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында үтте.
Олимпиадада республиканың дүрт муниципаль берәмлегеннән, шул исәптән Казан, Әлмәт һәм Түбән Каманы да кертеп, 7-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
Эшләрне Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты укытучылары бәяләде.
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!