Татарстан Республикасында туган (рус булмаган) телдә укучы мәктәпләр укучылары өчен рус теле буенча олимпиада тәмамланды. Масштаблы белем бирү чарасына республиканың 30 муниципаль районыннан сәләтле укучылар килде.
Интеллектуаль ярышлар нәтиҗәләре буенча Арча һәм Балтач районнарыннан, шулай ук Казаннан биш җиңүче билгеләнде. Татарстанның 24 муниципаль районыннан тагын 138 укучы призерлар булды.