Казанда махсус хәрби операция батырларына багышланган «Белем. Батырлар"күргәзмәсе ачылды. Ул "Россия - минем тарих" Тарих паркында узды. Тантаналы чарага мөхтәрәм кунаклар буларак Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, МХО ветераны, лейтенант, авария-коткару формированиесе командиры Кирилл Дмитриев, Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары Рафил Нәбиуллин, КВТКУның хәрби-сәяси эш буенча училище башлыгы урынбасары Вячеслав Епифанцев һәм башкалар чакырылган иде.
Экспозиция махсус хәрби операция батырлары турында график новеллалар итеп ясалган.