Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика педагогик укулары узды

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

20 февральдә Әлмәт районының Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиясендә күренекле татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддинга багышланган республика педагогик укуларының йомгаклау этабы булды.

Фәнни-педагогик форумда Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан 86 дан артык укытучы катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында Әлмәт политехника техникумы укытучысы Зөлфия Камалова, Р.Фәхреддин исемендәге музей директоры Диләрә Гыймранова, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова бар иде.

Укуларда катнашучылар Ризаэддин Фәхреддинның педагогик мирасының гаять кыйммәткә ия булуын һәм аның заманча мәгариф системасындагы хезмәтләренең тәрбияви потенциалының актуальлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International