Арча педагогика көллиятендә “Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык Ватаныбызны данлыйбыз!” дип исемләнгән тематик парламент дәресе үткәрелде. Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылды.
Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе, полковник А.Р. Баһавиев, Арча муниципаль районының иҗтимагый советы рәисе Н.Р. Мифтахетдинова, көллиятне тәмамлаган, тәҗрибәле җитәкче Р.Ш. Садыйков, күп еллар Апаз авыл җирлеген җитәкләгән, шулай ук МХО ветераны, шулай ук көллиятне тәмамлаган Р.Р. Гыйниятуллин дәреснең дәрәҗәле кунаклары булдылар.
Чара барышында студентларга һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр белән аралашу өчен уникаль мөмкинлек тудырылды.