28 февральдән 3 мартка кадәр Менделеевскийда химия буенча «Менделеев токымы» III Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау туры узачак. Олимпиада 2025/26 уку елына мәктәп укучыларының Россиякүләм олимпиадаларының рәсми исемлегенә кертелгән .
Олимпиада Казан федераль университеты тарафыннан «Аммоний» АҖ белән партнерлыкта, республиканың сәнәгать предприятиеләренә талантлы белгечләрне җәлеп итү максатында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча уздырыла.
Җиңүчеләргә цифрлы техника алуга 100 мең сумлык, призёрларга 30 мең сумлык сертификатлар тапшырылачак. Шундый ук бүләкләр остаз –укытучыларга да каралган. Моннан тыш, катнашучылар КФУга кергәндә өстәмә баллар алачак.