Россиянең Үзәк сайлау комиссиясендә мәктәп укучылары өчен сайлау хокукы мәсьәләләре буенча «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасының финал сынаулары тәмамланды. Йомгаклау интеллектуаль уенында илебез төбәкләреннән һәм «Сириус» территориясеннән 121 укучы катнашты, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.
Конкурс йомгаклары буенча Татарстанның дүрт укучысы иң күп балл җыйды һәм беренче урыннарны яулады. Алар Түбән Кама районыннан Әмирә Архипова, Азнакай районыннан Әдилә Нәфыйкова, Яр Чаллыдан Валерия Гусева һәм Алексеевск районыннан Богдана Мелехина . Республикадан тагын ике укучысы – Софья Андриянова һәм Марина Кузнецова призерлар исемлегенә керделәр. Финалга чыгучыларга сертификатларны Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы, олимпиаданың оештыру комитеты рәисе Элла Памфилова тапшырды.