26 мартта, 17:00 сәгатьтә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин традицион республика онлайн-ата-аналар җыелышы уздырачак, анда язгы каникул чорында балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралачак.
Язгы каникуллар - югары хәвеф-хәтәр чоры: балалар күбрәк вакытны урамда, сулыкларда һәм интернетта үткәрәләр. Дәүләтнең, хокук саклау органнарының һәм белгечләрнең уртак тырышлыгы имин мохит булдырырга һәм бәхетсезлек очракларын киметергә мөмкинлек бирә.
Җыелышта Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеген һәм профилактик эшне оештыру бүлегенең баш белгече Раил Исмәгыйлев, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык бүлеге башлыгы Регина Гаязова һәм мәгълүмати куркынычсызлык идарәсе генераль директоры Михаил Солдатов катнашты.