КФУда РЕГЛАБ җайланмалары базасында сәнәгать автоматикасы буенча махсуслаштырылган лаборатория ачылды

2026 елның 3 апреле, җомга

Казан федераль университетында (КФУ) беренче апрельдә технологик процесслар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары буенча махсуслаштырылган лаборатория ачылды. РЕГЛАБ компаниясе һәм «ГКС» НПП инжиниринг компаниясе белән партнерлыкта төзелгән яңа лаборатория Татарстан Республикасында инженер кадрлар әзерләү һәм сәнәгатьтә импортны алмаштыру стратегиясен гамәлгә ашыру өчен флагман мәйданчыгы булачак.

Лабораторияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, КФУ, «Татнефтехиминвест-холдинг», «Реглаб» ҖЧҖ һәм «ГКС»НПП ҖЧҖ җитәкчеләре ачты.

Лаборатория хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган квалификацияле белгечләр әзерләүгә, алдан укыту практикасын кертүгә һәм идарәнең яңа алгоритмнарын сынап карау буенча фәнни тикшеренүләр уздыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International