Сергей Кравцов: 2027 елда югарысыйныф укучылары өчен информатика буенча бердәм дәреслекләр барлыкка киләчәк

2026 елның 26 мае, сишәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы төп һәм тирәнтен дәрәҗәдәге информатика буенча бердәм дәүләт дәреслекләре әзерли. Бу эштә Россия Фәннәр академиясе экспертлары катнаша, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге яңа юнәлешләр исәпкә алына. Дәреслекләр федераль стандартларга һәм программаларга туры киләчәк.

Информатика төп һәм ихтыяҗ зур булган укыту предметларының берсе булып тора. Аны БДИ тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучылары санының артуы исбатлый. Россия укучылары ел саен әлеге фән буенча белемнәрен Россиядә үткән ярышларда да, халыкара мәйданда да раслыйлар. Әйтик, 2026 елда информатика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының финалы иң күп санлысы булды. Ярышны Россия Мәгариф министрлыгы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты кысаларында үткәрә.

“Без дәүләт дәреслекләренең бердәм линейкаларын, шул исәптән информатика буенча да, әзерләүне дәвам итәбез, аларда предметара багланышлар төзибез һәм темаларны башка уку дисциплиналары белән тәңгәлләштерәбез. 2027 елга 10-11 нче сыйныфлар өчен информатика буенча яңа дәреслекләр федераль исемлегенә кертү планлаштырыла, шуннан соң өлкән сыйныф укучылары шулар буенча белем ала алачак”,-дип билгеләде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

Ведомство башлыгы киләсе этап 7-9 нчы сыйныфлар өчен информатика буенча дәреслекләр эшләү булачагына игътибар итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International