"Дуслык"та химия һәм биология буенча профильле сменалар ачылды

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

6 июльдә «Дуслык» комплексында 2026 елның 5 июленнән 22 июленә кадәр уза торган биология буенча «Алан» һәм химия буенча «Орбиталь» профильле сменаларын ачу тантанасы булды.Анда табигый фәннәр, белем бирү эшчәнлеге һәм актив лагерь тормышы белән мавыккан укучылар җыелды.

Тематик смена кысаларында укучылар белем бирү интенсивларында, спорт ярышларында, иҗади һәм традицион лагерь чараларында катнашачаклар. Сменаның белем бирү программасы Татарстан Республикасының әйдәп баручы югары уку йортлары катнашында гамәлгә ашырыла һәм предмет белемнәрен тирәнәйтүгә, коммуникатив күнекмәләрне, проект эшчәнлеген һәм тикшеренү компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International