Бүгеннән БДИның өстәмә көне башланды

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, 8- 9 июль көннәрендә үтәчәк өстәмә БДИ көне башланды һәм теләгән агымдагы елның чыгарылыш укучылары быел тапшырылган имтиханнарның берсен аның нәтиҗәсен яхшырту өчен бирә алачак. Әлеге хокук узган елларны тәмамлаучыларга кагылмый.

Бердәм дәүләт имтиханы 2026 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыда 20 пунктта үткәрелде.

Имтиханнарны уздыруга 841 педагогик хезмәткәр җәлеп ителде.

Имтиханнарны агымдагы елның 1 707 чыгарылыш сыйныф укучысы бирә, шуларның 23 е сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган укучылар.

Бердәм дәүләт имтиханы 2026 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары базасында 19 тунктта уздырыла.

Имтиханнарның нәтиҗәләре 2026 елның 20 июленнән дә соңга калмыйча билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International